Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң мөкатдәс нәрсә - хезмәт

Сайлаган һөнәр буенча тәүге тәҗрибәне ничек үзләштерергә, ничек җаваплылыктан курыкмыйча мөстәкыйль тормыш башларга һәм беренче хезмәт хакы алуга ирешергә?

Россия Студентлар Отрядлары инде менә 15 ел студентларга шушы сорауларга җавап табарга ярдәм итә дә.

Әлмәт политехник техникумы 2022 елда студентлар отрядларында катнашучыларны шундый отрядлар сос-тавында хезмәт эшчәнлеген башкару өчен кирәк булган эшче һөнәрләре, хезмәт-кәрләр вазифалары буенча түләүсез нигездә укытуга грантлар бирүгә бәйле чараларны гамәлгә ашыруны финанс ягыннан тәэмин итүгә федераль бюджеттан субсидия рәвешендәге грантны отып, чираттагы тапкыр үзенең уңышлы эшчәнлеген исбатлады.

2023 елда студентлар отрядларында катнашучылар саны 115 кеше тәшкил итәчәк. Яңа юнәлешләр арасыннан слесарь-ремонтчы, контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика слесаре, автоэлектрик һәм автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча слесарь - барлыгы 10 белгечлекне билгеләп үтәргә кирәк.

Җәйге хезмәт сменасында катнашачак студентларның кәефе яхшы - аларны яңа танышулар, яңа тәэсирләр көтә һәм, әлбәттә инде, хезмәт хакы алу шатлыгы да һичшиксез дулкынландырадыр.

Агымдагы елның 31 гыйнварында Әлмәт политехник техникумының 25 студенты «Система Сервис» УК» ҖЧҖдә экскурсиядә булдылар. Аның барышында файдалы мәгълүмат биргәннәре  өчен без кадрлар бүлеге начальнигы В.Н. Коробковага, оешкан үсеш службасы җитәкчесе А.В. Алаевка, кадрлар һәм яшьләр белән эшләү буенча әйдәүче инженер П.Н. Смолькинга, ПБ һәм ОТ һәм ООС буенча производствоны оештыру һәм үстерү бүлегенең баш белгече Р.Р. Мясоутовка рәхмәтле. Бик тиздән бу белемнәр безнең студентларыбызга кирәк булачак. Экскурсиядә катнашучылар шулай ук «Сервис НПО» ҖЧҖ директорының производство буенча беренче урынбасары, баш инженеры М.Б. Ерополов  һәм «РИНПО» ҖЧҖнең 2 нче цехы начальнигы К.В. Тихонов белән аралашу барышында да танып-белү дәрәҗәләрен сизелерлек киңәйттеләр.

Хезмәт булса, файдасы да, хөрмәте дә булсын! Экскурсия барышында безнең студентларга нәкъ менә шушы хакыйкать җиткерелде.

Наҗия Хәйдәрова,
ӘПТның фәнни-методик бүлеге начальнигы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса