Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аек булмаган хәлдә кабат руль артына утырган

2022 елның мартында әлмәтле мировой судья тарафыннан 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булган.

Шулай булуга карамастан, ир октябрь аенда исерек килеш янә автомобиль руле артына утырган. Аны ЮХИДИ хезмәткәре туктаткан. Алкотектор ярдәмендә тикшерү нәтиҗәсе ул сулыш алган һавада 0,968 мг/л алкоголь барлыгын күрсәткән.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган һәм эшне аерым тәртиптә карауны үтенгән. Аның әлеге үтенечне үз теләге белән һәм үзвакытында белдерүе нәтиҗәсендә эш судта тикшерүдән башка гына каралган.

Гаепле ир риза булган гаепләү РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 нче өлеше буенча аек булмаган хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган затның аек булмаган хәлдә кабат автомобиль белән идарә итүе буларак квалификацияләнә.

Йомшартучы шартларны исәпкә алып (беркайда да учетта тормый, административ җаваплылыкка тартылмаган, РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән, балигъ булмаган балалары бар), шулай ук авырайтучы шарт (җинаятьләрнең рецидивы) булу сәбәпле, хөкем ителүчегә җәзаны каты режимлы төзәтү колониясендә үтү шарты белән 6 айга иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләнгән, шулай ук ул 3 ел дәвамында транспорт белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителгән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса