Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җырны юлдаш итеп

2023 ел «Система-Сервис» УК» ҖЧҖнең «Позитив» вокаль ансамбле өчен иҗади җиңүләрдән башланды.

4-8 гыйнварда Мәскәүдә узган «Барлык хыяллар да тормышка аша» һәм «Россия горурлыгы» халыкара конкурс-фестивальләрендә «Позитив» ансамбле шул рәвешчә Гран-при һәм 1 нче урынны яулады.

Музыкаль коллектив белән без 15 нче урта мәктәпнең актлар залында уза торган репетицияләренең берсендә очраштык. Гадәттә артистлар биредә эш көне тәмамланганнан соң һәм ялларда җыелалар: бергәләп яңа җырлар өйрәнәләр, чыгышларга әзерләнәләр.

Ир-егетләрдән торган ансамбльгә менә инде унҗиде елдан артык - ул үзешчән сәнгать смотрларында катнашу өчен оештырылган була. Шушы еллар эчендә состав та, репертуар да үзгәреп тора, бары тик бер нәрсә үзгәрешсез кала - «Позитив» һаман да иҗади конкурсларда туган предприятиесе данын лаеклы яклый һәм һәрвакыт лидер була. Ансамбль исәбендә - шәһәр һәм республика конкурсларында күпсанлы җиңүләр. Сүз уңаенда әйткәндә, коллектив озак еллар исемсез яшәгән, фәкать 2015 елда гына аңа «Позитив» дип исем кушалар. Бу исем ансамбльнең репертуарын да, коллектив әгъзалары үз чыгышлары белән тамашачыларга бүләк иткән уңай хисләрне дә чагылдыра.

Талантлы яшь егетләр арасында музыкаль белеме булган беркем дә юк. Алар барысы да тумыштан җырчылар, ә Ирина Смолькина җитәкчелегендә башкару осталыкларын тагын да арттыралар. Ансамбль репертуары күптөрле: анда казакъ җырлары да, эстрада җырлары да, заманча аранжировкада халык җырлары да бар.

Ирина Николаевна сөйләвенә караганда, ансамбль җиде кешедән тора, алар барысы да «Система-Сервис» дивизионы хезмәткәрләре.

- Сер түгел, күп кенә предприятиеләр үзеш-чән сәнгать смотрларында катнашу өчен профессиональ артистларны чакыралар. Без исә бервакытта да алай эшләмәдек. Нәкъ менә үз хезмәткәрләребез җырлавы белән горурланабыз да әле. Предприятие җитәкчелеге-нең сәясәте шундый: үз талантларыбызны барларга һәм үстерергә. Хәтта профессиональ коллективлар фонында да без лаеклы чыгыш ясыйбыз. Мәскәүгә халыкара конкурс-фестивальләргә төрле характердагы ике җыр: Ярослав Сумишев-скийның «Гуси» җырын һәм «Вишня» дип аталган халык җырын алып бардык. Россиянең төрле төбәкләреннән катнашучылар бихисап күп иде: хореография коллективлары, мода театрлары, хорлар, оркестрлар, вокаль һәм инструменталь ансамбльләр. Жюри безнең чыгышны югары бәяләде: «Барлык хыяллар да тормышка аша» конкурсында без лауреатлар исемен һәм Гран-при яуладык, «Россия горурлыгы» конкурсында беренче урынны алуга ирештек. Мондый иҗади очрашуларда иң кыйммәте - тәҗрибә уртаклашу, башкаларны күрү һәм үзеңне күрсәтү мөмкинлеге, - ди ул.

Владимир Левицкий ансамбль составында 10 елдан артык чыгыш ясый инде.

- Кемдер футбол уйный, кемдер хоккей белән кызыксына, ә безнең иң яраткан шөгылебез - җырлау. Ансамбльдә актив, иҗади кешеләр туп-ланган, элеккеге КВН уенчылары да бар. Җыелганда бергәләп репертуар сайлыйбыз, уртага салып тик-шерәбез, чыгышларга әзерләнәбез. Әлбәттә инде, коллектив исе-меннән «Система-Сервис» УК» ҖЧҖ директоры Илдар Рөстәм улы Мөхәммәдиевкә, профком рәисе Анатолий Иванович Мотинга, сәнгать җи-тәкчебез Ирина Николаевна Смолькинага ярдәмнәре өчен зур рәхмәтләребезне җиткерәсе килә. Алар үтенечләребезне бервакытта да игътибарсыз калдырмыйлар, конкурсларга барырга, костюмнарга акча бүлеп бирәләр, җаваплы чыгышлар алдыннан өстәмә репетицияләргә дә җибәрәләр, - дип сөйли Владимир.

Без булган көнне дә ансамбль егетләре бергәләп яңа җыр өйрәнергә керештеләр. Аларның тик ятарга вакытлары юк - тиздән «Система-Сервис» дивизионындагы чараларда чыгыш ясыйсылары бар һәм үзләре күптән эләгергә хыялланган Кырымга сәяхәткә әзерлек башлана. Мәскәүдә халыкара фестиваль-конкурсларда җиңүчеләр буларак, алар чираттагы иҗади очрашуга чакыру алганнар. Ә бу - «Позитив»ның чыгышлары тагын да тамашачыларны сөендерәчәк һәм алар нефть төбәгеннән читтә дә туган предприятиеләрен данлаячак дигән сүз.

 

 

Наилә Әл-Әйюби

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса