Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең «Алсу» микрорайонындагы педиатр офисына өстәмә участок беркетеләчәк

Хәзер кадрлар мәсьәләсе хәл ителә.

Бу хакта Тимур Нагуманов сөйләде.

Әлмәтнең «Алсу» микрорайонындагы яңа педиатр офисына 31 нче участок беркетеләчәк. Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов әлмәтлеләрнең мөрәҗәгатеннән соң хәбәр итте. Ул участок өстәү өчен кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә кирәклеген искәртте – моның белән балалар хастаханәсе җитәкчелеге шөгыльләнә.

- Алар мине 1 мартка мәсьәләнең хәл ителәчәгенә ышандырдылар, 31 участокны без беркетербез, әмма бу педиатр офисы эшли алырлык максималь йөкләнеш булыр, шуңа күрә алга таба кайбер участокларны бәйләү бик катлаулы һәм авыр булачак,-диде район башлыгы телеграмдагы туры эфирда.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса