Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Беренчеләр хәрәкәте» бүлеге ачылачак

Әлегә филиал яшьләр үзәгендә урнашачак.

Әлмәттә «Беренчеләр хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәте бүлеге ачылачак. Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов туры эфир вакытында хәбәр итте.

- Бу, гомумән, зур һәм амбициоз проект. Башка платформаны кире кага торган ниндидер идеология түгел, ә битараф булмаган, актив яшьләр үсешкә этәргеч ала торган мәйданчык,-диде район башлыгы телеграм - каналда туры эфирда.

Нагуманов әлегә «Беренчеләр хәрәкәте» турында тулырак мәгълүматны яшьләр үзәгендә алырга мөмкин, дип искәртте.- Яшьләр үзәгендә беренчел филиал урнашачак, әмма без Тимур Җәүдәт улы белән (Татарстан Президенты ярдәмчесе) хәрәкәтнең Әлмәттә үз йорты булачагы турында фикер алыштык, анда бик җитди чаралар планлаштырырга,  актив эш алып барырга мөмкин булачак, - дип нәтиҗә ясады район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса