Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең мунципаль хезмәткәрләре чаңгы ярышында катнашты

Шәһәрдә муниципаль хезмәткәрләр арасында чаңгы ярышлары узды.

Экстрим-парк территориясендә Әлмәт муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләре өчен чаңгы ярышы оештырылды. Ярышта 80нән артык кеше үз көчен сынап карарга булды. Чара чаңгы спортын популярлаштыру һәм катнашучыларның сәламәт яшәү рәвешен саклау максатыннан оештырылды.

Чаңгычылар, икешәрләп старт алып, 2,2 километр араны уздылар. Һәр пар 30 секунд саен старт алды.  Финал нәтиҗәләренә узылган дистанциянең озынлыгы гына түгел, ә яшь тә йогынты ясады.  Катнашучылар кайнар ризыклар белән сыйланды.

Ярышлар йомгаклары буенча бүләкләү тантанасын район башлыгы Тимур Нагуманов үткәрде. Ул билгеләп үткәнчә, һәркем өчен спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше норма булырга тиеш.

- Чынлап та кышкы, кояшлы һава торышы һәм эш атнасын сез спорт бәйрәмендә төгәлләдегез. Яхшы традицияне алга таба да дәвам итәчәкбез, - дип ассызыклады Тимур Нагуманов .

Хатын - кызлар арасында җиңүне Зөлфия Шәйдуллина яулады, 2 урында Разилә Әхмәтвәлиева, 3 урынны Наталия Грачева алды.

Ир-атлар арасында ӘМР төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илшат Насыйбуллин җиңүче булды. 2 һәм 3 нче урыннарны Сәрән авыл җирлеге башлыгы Рифат Рәхимҗанов , физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы урынбасары Дмитрий Севастьянов бүлеште.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса