Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Татнефть» - экологик рейтинглар лидеры

Компания 2022 елда да экология өлкәсендә лидерлык позицияләрен саклап кала алды.

«Татнефть» узган ел дәвамында абруйлы биш ESG-рейтингта беренче урыннарны яулады һәм республика күләмендә генә түгел, федераль масштабта да уздырыла торган өч статуслы конкурста җиңүче булды.

Компания нефть-газ компа-нияләренең экологик үтә-күренмәлелеге буенча басылып чыккан тармак рейтингы нәтиҗәләрендә (оештыручылары - Россия-нең WWF «Бөтендөнья кыргый табигать фонды» һәм «КРЕОН» төркеме) беренче тапкыр бердәнбер лидер булып танылды. Әлеге рейтинг кызыксынучы якларга нефть-газ секторы компанияләренең ачык-лык дәрәҗәсе һәм алар эшчәнлегенең әйләнә-тирә мохитка йогынтысы никадәр зур булуы турында объектив мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.

Компания шулай ук Аналитик кредит рейтинг агентлыгы (АКРА) рэнкингы лидеры да булды.

«Климатик повестканы интеграцияләү күзлегеннән нефть-газ компанияләре рэнкингы»нда «Татнефть» 1-2 нче урыннарны «СИБУР Холдинг» белән бүлеште.

«Соңгы берничә ел эчен-дә әлеге компанияләр үз эшчәнлекләре барышында климатик повестканы уңышлы тормышка ашыралар, энергия нәтиҗәлелеген күтәрү программаларын актив кертәләр һәм финанс булмаган отчетларны бастыру бәрабәренә мәгълүматның үтәкүренмәлелеген югары дәрәҗәдә тоталар», - дип билгеләп үтелә рейтинг агентлыгы отчетында.

Россия Сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге (РСПП) «Татнефть»не тотрыклы үсеш буенча «Җаваплылык һәм ачыклык» һәм «БМОның ЦУР интеграциясе турында мәгълүматны ачу буенча компанияләр рейтингы» индекслары лидерлары төркеменә  кертте.

Бу индексларда алдынгы позицияләр РСППның корпоратив отчетларда тотрыклы үсешнең төрле аспектлары буенча мәгълүматны ачу тулылыгын һәм сыйфатын югары бәяләве турында сөйли.

TPI (Transition Pathway Initiative) халыкара рейтингында безнең Компания 2021 ел белән чагыштырганда берьюлы ике баскычка күтәрелде. TPI - 2017 елда эшләтеп җибәрелгән халыкара инициатива, ул компанияләрнең түбән углеродлы икътисадка күчүгә әзерлеген бәяли. Рейтинг агентлыгы Компаниядә климат мәсьәләсен карарларны стратегик нигездә һәм оператив кабул итүгә интеграцияләүнең югары дәрәҗәдә булуын таный.

«Татнефть»нең әһәмият-ле экологик һәм ESG-конкурсларда катнашу нәтиҗәләре дә сокландырырлык. Әйтик, «Татнефть» һәм «ТАНЕКО» РСППның  «Россия бизнесы лидерлары: динамика, җаваплылык, тотрык-лылык» Бөтенроссия конкурсында «Экологик яктан җаваплы бизнес өчен» номинациясендә җиңүчеләр дип табылдылар.

«Татнефть» «Ышанычлы партнер - экология» IV Бөтенроссия иң яхшы табигатьне саклау практикалары конкурсында да шулай ук җиңүче дип танылды. «Киләчәк турында кайгыртып: үсемлекләрне микроклонлаштыру буенча уникаль мәктәп би-олабораторияләре челтә-ре» проекты да «Экология өлкәсендә иң яхшы белем бирү проекты» номина-циясендә иң яхшысы дип табылды.

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан ел саен үткәрелә торган «ЭКОлидер» конкурсында «Татнефть», «ТАНЕКО» һәм «Татнефть-АЗС Үзәк» «Су ресурсларын саклау», «Атмосфера һавасын саклау» номинацияләрендә 1-2 нче урыннарны яуладылар.

«Татнефть» компаниясенең матбугат хезмәте  «Нефтяные вести»
№3, 25.01.2023 ел

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса