Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең ветеран волонтерлары ике атна эчендә 100 пар оекбаш бәйләгән

55 яшьтән өлкәнрәк волонтерларны көмеш волонтерлар дип атыйлар.

Ветераннар советы урынбасары Клара Минһаҗева сүзләренчә, өлкән буын вәкилләре безнең мобилизацияләнүчеләргә мөмкин булганча ярдәм итәргә тырышалар.

«Ассоль» кафесы бинасында маскировка челтәрләре туку командасы эшли, Нефтьчеләр урамы, 21 адресы буенча урнашкан ательеда  солдатларның сәламәтлеген саклау һәм бурычларны үтәү өчен кирәкле киемнәр, носилкалар, баш киемнәр һәм башка әйберләр тегүне оештырдылар.

Шушы көннәрдә Әлмәт ветераннар советы гуманитар ярдәм үзәгенә чираттагы посылканы тапшырды-600 пар ир-ат оекбашы, шуларның 100е ветеран-волонтерлар тарафыннан бәйләнгән. Бәйләү вакытында хатын-кызлар солдатларның ихтыяҗларына игътибар иттеләр: носки биек һәм тыгыз булырга тиеш. Елхово һәм Түбән Абдул авыл җирлекләре пенсионерлары да үз теләкләре белән 20 пар йон оекбаш җибәреп, үз өлешләрен керттеләр. Авыр һава шартларында җылы носки махсус хәрби операциядә катнашкан хәрби хезмәткәрләр өчен аеруча кыйммәтле, ди оештыручылар.

"Бердәм команда буларак ветеран-волонтерлар уртак эшкә кулдан килгәнчә өлеш кертәләр", - дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.

 

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса