Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтле 90 яшьлек юбилеен каршылады

Ул - Миңнурый Хәлим кызы Нәфыйкова.

Юбилярны котларга һәм рәхмәт әйтергә район Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова килде. Шулай ук Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Миннур Нәфыйкованың язмышы авыр була. 1933 елның 20 гыйнварында Алексеевск районында туа. Алар гаиләдә 6 бала булалар. Зур гаиләнең әтисен сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алалар. Авырлыклар дәвам итә, кызамык авыруы аркасында  бер-бер артлы бертуганнары үлә. Гаилә авылдан китәргә мәҗбүр була, землянкада яшәргә туры килә.

"Гел учак яга идек, шунда ризык әзерләдек, ә төнлә ут безне ерткыч хайваннардан саклады", - дип искә ала Миннур апа күз яшьләре белән.


Тиздән әниләре дә вафат була. 3, 5 һәм 10 яшьлек өч баланы  Иваново өлкәсенең Нерль поселогына балалар йортына озаталар. Миңнурый Хәлим кызы һаман да балачак елларындагы дус кызларның исемнәрен хәтерли.

Туган йортына ул 1948 елда гына кайта ала. Әтисе сугыштан кайткач, аларны балалар йортыннан ала.16 яшь тулгач, олы апасы аны Казан шәһәренең 40 нчы хәрби заводына эшкә урнаштыра. Анда булачак ире белән таныша һәм 1955 елда алар ул вакытта төзелә торган Әлмәткә күченә.

Миңнурый Нәфыйкова 35 елдан артык «Татнефть –УРС» системасында хезмәт итә. Коллективта аны һәрвакыт ярдәм итәргә әзер җаваплы, намуслы хезмәткәр һәм ярдәмче буларак беләләр. Хезмәт күрсәтү системасында нәтиҗәле эше өчен рәхмәт хатлары һәм «Коммунистик хезмәт ударнигы» исеме белән бүләкләнгән.

Бүген ул өч оныкның һәм алты оныкчыкның яраткан әбисе. Ул намаз укый һәм бүгенге тормышы өчен Аллаһка шөкер итеп яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса