Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәүләт Думасы вәкиле хәрби хезмәткә чакыру яшен инде быел ук арттыру ихтималын әйтте

Россиядә хәрби хезмәткә чакыру яшен инде быел ук 30 яшькә кадәр арттырырга мөмкиннәр.

Дәүләт Думасының Саклану комитеты рәисе, отставкадагы генерал-полковник Андрей Картаполов шулай дип белдерде. Бу хакта «Парламентская газета» яза.

«Язгы чакырылышка кадәр һәр хәрби комиссариат үзендә ничә кешенең яңа таләпләргә эләгәчәген ачыкларга, ә соңыннан әлеге мәгълүматларны хәрби биремгә яраклаштырырга тиеш булачак», - дип искәртте парламентарий.

Шул ук вакытта, Картаполов сүзләренчә, башта чакырылыш «катнаш төрдә» оештырылачак, ягъни хәрби хезмәткә 18-30 яшьлек ир-егетләр чакырылачак.

Яңа системага тулысынча күчүгә бер елдан өч елга кадәр вакыт китәргә мөмкин, дип фаразлады отставкадагы хәрби башлык.

Украинада дәвам итә торган махсус хәрби операция фонында РФ саклану министры Сергей Шойгу декабрь ахырында хәрби хезмәткә чакыру яшен этаплап арттырырга тәкъдим иткән иде. Бу идеяне Россия Президенты Владимир Путин да хуплады.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса