Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көньяк Африка Республикасында ковидның «Кракен» омикрон-штаммының яңа варианты табылган

Көньяк Африка Республикасы территориясендә коронавирусның XBB.1.5 омикрон-штаммының яңа варианты ачыкланган, дип хәбәр итте Көньяк Африка вирусологы Тулио де Оливейра.

«Көньяк Африка Республикасында коронавирусның XBB.1.5 омикрон-штаммының беренче очрагы ачыкланды», - дип язган ул Твиттер социаль челтәрендә. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Шул ук вакытта, де Оливейра (ул аның командасы 2020 елда – «бета» һәм 2021 елда «омикрон» штаммын ачыклагач һәм аларны классификацияләгәннән соң дөнья күләмендә танылды) илдә яңа «зур дулкын» башланудан курыкмый.

«Мин Көньяк Африка Республикасында әлеге инфекцияне йоктыручылар һәм хастаханәгә озатылган пациентлар артыр дип уйламыйм: бездә «омикрон»ның элеккеге дулкыннарыннан соң халыкта көчле иммунитет формалашты», - дип язган вирусолог.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса