Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Квестлар, караоке-баттл турнирлары: нәни әлмәтлеләр Яңа ел каникулларын ничек үткәрәләр?

Әлмәттә «Мәктәп-ачык кунакханә» проекты старт ала.

Әлмәттә яңа ел каникуллары вакытында балалар вакытларын файда белән  үткәрә ала. Бу хакта Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева йомгаклау туры эфиры вакытында сөйләде.

2-6 гыйнварда 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Әлмәтнең барлык мәктәпләрендә «Мәктәп – ачык кунакханә " муниципаль проекты эшләячәк. Мәктәпләрдә компьютер сыйныфы, спорт залы, китапханәләр ачылачак. Төрле квестлар, Пушкин картасы буенча чаралар узачак.

Яшүсмерләр клублары 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Анда төрле тематик мастер-класслар, квизлар, караоке-баттллар, дискотекалар, уеннар оештырыла.

Йорт яны территорияләрендә хоккей кортларында 7 гыйнварга кадәр 12.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр яшәү урыны буенча командалар арасында ярышлар уза. Турнир 26 декабрьдә башланды.

"Шәһәр һәм районның спорт мәктәпләрендә бәйрәм турнирлары, спорт төрләре буенча ярышлар узачак. Аларда 3000нән артык бала катнашачак", - диде Лаптева.

Шәһәр китапханәләре яңа ел каникулларына үзләренең квест-уеннары – әдәби дилижанслар, шулай ук иҗади дәресләр әзерләделәр. Алар  10.00-18.00 сәгатькә кадәр эшли. 

"Сфера" планетарие шулай ук 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр ишекләрен ача. Анимация, интерактив программалар һәм документаль фильмнар күрсәтү планлаштырылган.

"Нур" психологик ярдәм үзәгендә дә килүчеләрне көтеп калачаклар. Белгечләр халык өчен ресурс халәтен торгызу буенча программалар әзерләделәр, арт-терапия, кино-терапия, арома-терапия, тавыш терапиясе буенча мастер-класслар узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса