Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тимур Нагуманов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте

Барлык йөкләмәләрнең үтәлеше Тимур Нагумановның шәхси контроленә алынды .

Әлмәттә яшәүче Лобачевский урамында ташландык суларны агызу һәм юл өслеген төзекләндерү соравы белән мөрәҗәгать итте. Район башлыгы җаваплы затларга әлеге мәсьәләне  чишүне тәкъдим итәргә кушты.

Әлмәтле бина бирүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Аңа башка җирдән урын тәкъдим иттеләр.

Шәһәрдә яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү максатыннан су астында йөзү буенча хәрби-спорт федерациясен төзү соравы белән җәмәгать активистлары  мөрәҗәгать итте. Аларның сүзләренә караганда, Әлмәт дайвинг буенча база белемнәрен өйрәтү өчен менә дигән мәйданчык булып тора. Район башлыгы идеянең әһәмиятен билгеләп үтте һәм әлеге мәсьәләне хәл итүдә тиешле хезмәтләргә ярдәм итәргә кушты.

Барлык йөкләмәләрнең үтәлеше Тимур Нагумановның шәхси контроленә алынды.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса