Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хөкүмәт күп балалы гаиләләргә акча бүлеп бирде

Россия Хөкүмәте күп балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән 362,5 миллион сумнан артык акча бүлеп бирде.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Министрлар Кабинеты сайтына сылтама белән хәбәр итә.

«Өч һәм аннан соң тагын бала туган аз керемле гаиләләргә айлык түләүләр өчен өстәмә рәвештә 362,5 миллион сумнан артык акча юнәлдерелде. Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин шул хактагы боерыкны имзалады», - диелә хәбәрдә.

Билгеләп үтелгәнчә, мондый пособиенең күләме конкрет бер төбәктәге балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумына тигез һәм ул уртача 14,5 мең сум тәшкил итә. Пособие гаиләдә өч яки шуннан соң тагын бала туганнан соң сабыйга өч яшь тулганчы түләнә.

Өстәмә финанслау ихтыяҗы төбәкләрдә пособие алучылар санына төгәллек кертү белән бәйле. Пособие Хөкүмәтнең резерв фондыннан түләнә.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса