Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт укучылары «Юнармия» сафларын тулыландырдылар

Әлмәт районының 5 нче гимназиясе укучылары тантаналы рәвештә яшь армияче антын бирделәр.

Г. Тукай исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Ватан Геройлары көне уңаеннан 5 нче гимназия укучыларының Юнармиягә кабул ителү хәрби-патриотик чарасы узды. Бу чарада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм Әлмәт шәһәре хәрби комиссары Ришат Сабиров катнашты.

"Бүген бәйрәм-Ватан Геройлары көне. Сезнең антыгызда бик яхшы сүзләр бар. Ләкин иң мөһиме, сүзләр түгел, ә сезнең гамәлләрегез. Сезнең эшегез бик мөһим. Сезнең бурычыгыз – укырга, эшләргә, үсәргә, әти-әниләрегезгә таяныч булырга", - диде Ришат Сабиров.

Әлмәт районының 5 нче гимназиясе укучылары тантаналы рәвештә яшь армияче антын бирделәр. Алар Ватанга, Юнармия кардәшлегенә тугры булырга ант иттеләр һәм тантаналы рәвештә Юнармия уставын үтәргә, укуда һәм спортта җиңүләргә омтылырга, дәүләт суверенитеты өчен көрәшкән геройлар истәлеген хөрмәт итәргә, көчсезләрне якларга, батырлык, каһарманлык традицияләренә тугъры булырга вәгъдә бирделәр.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса