Языл һәм бүләк от! Төп приз - 5000 сум
«Знамя труда» һәм «Әлмәт таңнары» газеталары редакцияләре Әлмәт районы авыл җирлекләре арасында «Иң күп укучы авыл җирлеге» дигән конкурс үткәрә.
Җиңүче һәм призерлар 2023 елның беренче яртыеллыгына әлеге басмаларга язылу нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.
Конкурс 2022 елның 20 октябреннән 30 декабренә кадәр узачак. Катнашучыларга «Знамя труда» яки «Әлмәт таңнары» газетасына теләсә нинди ысул белән язылып, квитанция копиясен яки интернет аша язылу өчен түләү фактын раслауны җибәрергә кирәк (анда исем, фамилия, язылган басмаларның атамасы, язылу чоры һәм язылу бәясе булырга тиеш).
Квитанцияләрнең күчермәләрен җибә-рергә мөмкин:
l почта буенча: 423450, Әлмәт шәһәре, Пушкин ур., 64 адресына (элемтә өчен телефонны һәм әбүнәченең исемен күрсәтеп);
lяисә язылу абонементының сканерланган күчермәләрен яки интернет аша язылу өчен түләү факты турындагы хәбәрне «Иң күп укучы авыл җирлеге» тамгасы белән 325981@mail.ru адресына, контакт өчен телефон номерын һәм әбүнәче исемен язу мөһим;
lредакциянең +7 917 870-32-36 ватсап номерына язылу квитанциясенең сканерланган күчермәләрен яки интернет аша язылу өчен түләү факты турындагы хәбәрне җибәрергә.
«Знамя труда» һәм «Әлмәт таңнары» газеталары 2023 елның беренче яртыеллыгына (ким дигәндә 6 ай) күпсанлы әбүнәчеләрне җыйган җирлек тиешле призны откан дип таныла.
Җиңүчеләр һәм призерлар «Колор» тө-зелеш гипермаркетыннан сертификатлар га ия булачак.
lБеренче урын - 5 мең сумга сертификат.
lИкенче урын - 3 мең сумга сертификат.
lӨченче урын - 2 мең сумга сертификат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа