Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

​​​​​​​Холык шулай чыныга

Хезмәт кешесе

«Эшебез бик җаваплы. Тик утырып кына вакыт үткәрә торган түгел. Һәр процессны шәхсән контрольдә тотарга, игътибарлы һәм пөхтә булырга кирәк. Скважинаның никадәр озак нефть бирәчәге күп яктан безгә бәйле», - ди мактаулы нефтьче, «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең нефть һәм газ чыгару буенча операторы Геннадий Аверьянов.

Геннадий Иванович Аверьянов «Әлмәт-нефть» идарәсенең 4 нче нефть һәм газ чыгару цехында менә 30 елдан артык хезмәт куя инде. Өч ай укып теоретик белемнәр алганнан соң ул практик күнекмәләр үз-ләштерүгә керешә. Беренче кулдашы аның төп остазына әверелә. Хезмәттәшенең үз эшеңне яратырга һәм һәрвакыт бар эшне дә намус белән башкарырга кирәк дигән сүзләрен Геннадий Иванович әле бүген дә яхшы хәтерли. Шундый ук үгет-нә-сыйхәтне бүген ул үзе-нең шәкертләренә җит-керә.

- Егетләр хәзер бик җитди. Сине кызыксынып тыңлыйлар һәм бөтен нәрсәне игътибар белән күзәтәләр. Эшнең асылына тө-шенергә тырышалар. Алмаш буынның күпкә кыюрак булуын һәм эшкә җиңелрәк өйрәнүен аңлау рә-хәт. Үз тәҗрибәңне җиткерер кеше бар, - дип уй-фикерләре белән уртаклаша Геннадий Аверьянов.

Нефть һәм газ чыгару операторының эше нефть чыгару процессын бертуктаусыз, максималь дәрәҗәдә игътибар белән күзәтүне таләп итә. Производство процессларының күпчелек өлеше автоматлаштырылган булса да, бу оператор хезмәтен һич кенә дә гадиләштерми. Ки-ресенчә, квалифи-кациягә карата таләп-ләр даими арта тора. Эшче барлык механизмнарны һәм җиһаз-ларны, технологик процесслар белән идарә итү системаларын бик яхшы белергә тиеш.

- Әлбәттә, бүген оператор эше күпкә җиңелрәк. Элек без скважиналарга җәяү яки аучы чаңгысында барып җитә идек, хәзер исә квадроциклларда яки кар машиналарында җилдерәбез. Күрсәткечләрне турыдан-туры скважинада, манометрларга карап кына күрә ала идек. Чатнама суыкта да, кызу кояш астында да мәгълүматларны кулдан яза идек. Ә хәзер компьютерны кабызасың да, барысын да мониторда күрергә була, - ди, шатланып, Геннадий Иванович. - Әмма техника дип кенә булмый - шәхси җаваплылыкны бернинди автомат та алыштыра алмый шул инде.

Хәзер нефть һәм газ чыгару службасында яшьләр бик күп эшли. Аларны процесслар белән катлаулы идарә итү, стандарт булмаган бурычлар һәм үз-үзләрен күрсәтә алу мөмкинлеге җәлеп итә. Җиһазларны эксплуатацияләүне даими күзәтеп тору һәм барлык технологик җайланмаларның ышанычлы эшләвен тәэмин итү өчен операторга база белемнәреннән һәм эшләр регламентын үтәүдән тыш, билгеле бер һөнәри күнекмәләргә ия булу зарур. Алар игътибарны дөрес итеп бүлә һәм зур күләмдә мәгълүмат эшкәртә белергә, физик яктан чыдам һәм «кырларда» озак вакыт эшләүгә әзер булырга, авария-торгызу эшләрен төгәл башкару  өчен  көтелмәгән си-туацияләрдә югалып калмаска, зиһеннә-
рен туплый һәм командада эшли белергә тиешләр.

- Безнең һөнәр бик кирәкле һәм популяр. Әйе, авыр, катлаулы вакытлар да булырга мөмкин, кайвакыт хәлдән таеп, башка көчем юк дип уйлыйсың. Ә өйгә кайтуыңа сине хәләл җефетеңнең нурлы йөзе каршы ала. Бөтен арыганнар онытыла да китә. Ял итәсең. Объ-ектка килгәннән соң бу эшнең нәкъ менә синеке икәнен һәм берни дә үзгәртмәячәгеңне аңлыйсың. Күнекмә-ләреңне арттыруыңны һәм яңа нәрсәләр өй-рәнүеңне дәвам итәсең, - дип сөйли героебыз.

Намуслы һәм нәти-җәле хезмәте, югары производство күрсәт-кечләренә ирешкәне өчен Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәр-ләре көне уңаеннан Геннадий Аверьяновка «Татнефть» ААҖнең мактаулы нефтьчесе» исеме бирелә.

- Нефть һәм газ чыгару буенча оператор булып эшли башлаучыларга шуны ышанып әйтә алам: авырлыклардан куркырга кирәкми. Авыр кыр шартларында эшләү чыдамлыкны, түземлелекне арттырырга ярдәм итә, югары җаваплылык исә карарлар кабул итәргә, ә командада эшләү бер-береңне ишетә һәм хөрмәт итә белергә өйрәтә. Бу - чын ир-егетләр хезмәте, - Геннадий Аверьяновның яшь операторларга үгет-нәсыйхәте әнә шундый.

Эльмира Царегородцева

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса