Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2 ноябрьдә әлмәтлеләр белән ишегалларны төзекләндерү мәсьәләләре буенча очрашу булачак

Җыелышта кураторлар «Безнең ишегалды» программасы турында сөйләячәкләр.

Әлмәттә 2023 елда «Безнең ишегалды» президент программасы буенча төзекләндереләчәк ишегалларында яшәүчеләр белән очрашу булачак. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җыелышта кураторлар программа турында сөйләячәкләр, ә әлмәтлеләр, үз чиратларында, үзләренең идеяләре һәм теләкләре белән уртаклаша алачаклар.

Очрашу 2 ноябрьдә 18.00 дә Пушкин урамы, 29, 31 һәм 18.30 сәгатьтә Пушкин урамы, 33 адресы буенча узачак.

«Безнең ишегалды» программасы Татарстан республикасы президенты инициативасы белән барлыкка килде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса