Кадерле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре!
Хөрмәтле ветераннар!
Һөнәри бәйрәмегез - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән ихлас
котлауларымны кабул итеп алыгыз.
Энергетик куркынычсызлык һәм дәүләтнең динамикалы социаль-икътисади үсеше күп яктан нефтьчеләребезнең хезмәтенә бәйле. Нефть эше - ул зур, комплекслы структура, нефть чыгаруны, нефть химиясен, сервис предприятиеләрен, эшкәртү производстволарын, транспортны, машина төзелешен, төзелешне, IT һәм биотехнологияләрне үз эченә алган югары дәрәҗәдә оешкан система. Хезмәткәрләрнең югары осталыгы, җаваплылыгы һәм компетенцияләрен үстерү тармакны ел саен уңышның яңа баскычына күтәрә.
Нефть-газ секторының төп кыйммәте - кешеләр. Төбәгебезнең һәм илебезнең имин, җитеш тормышы һәм алга таба үсеше сезнең һөнәри осталыгыгызга һәм эш нәтиҗәләрегезгә турыдан-туры бәйле. Тармак ветераннарына аерым хөрмәтебез һәм рәхмәтебез - сезнең алда баш иябез. Яшьләр сезнең кыйммәтле тәҗрибәгезне үзләштерәләр, яңа технологияләрне үстергәндә сезнең эш нигезләренә таяналар.
Татарстан нефть компанияләре, атап әйткәндә, Россиянең иң эре нефть компанияләреннән берсе булган «Татнефть» безнең республика үсешенә саллы йогынты ясый. Бюджетның шактый өлешен тулыландыручы буларак, алар эш урыннары булдыралар һәм шәһәрләрнең инфраструктурасын үстерәләр. Социаль инвестицияләргә һәм хәйриячелеккә игътибар, җаваплылык алар эшчәнлегендә өстенлекле булып кала. Татарстан районнарында тормыш сыйфаты елдан-ел яхшыра бара. Бу - уңайлы шәһәр киңлекләрен үстерү дә, сәламәтлек саклауны, спорт, мәгариф һәм мәдәниятне модернизацияләү дә. Нефтьчеләр шәһәр һәм район тормышының барлык өлкәләрендә дә актив катнашалар, анда яшәүчеләр өчен югары дәрәҗәдәге заманча киләчәк булдыралар.
Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле нефтьчеләр! Сезгә нык-лы сәламәтлек, хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар һәм хөрлек-иминлек телим. Һөнәри осталык дәрәҗәгез, элеккеге кебек үк, бер урында тормасын, барлык проектларыгызны югары нәтиҗәлелек һәм җитештерүчәнлек озата барсын.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа