Административ штрафны билгеләнгән вакытка түләмәгән өчен Әлмәтнең ЮХИДИ бүлеге тарафыннан ел башыннан 526 машина йөртүче җәлеп ителгән.
Штраф законлы көченә кергәч, 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Үзвакытында түләмәүчеләргә штраф суммасы икеләтелгән күләмдә арттырылып, ләкин мең сумнан да кимрәк булмаган күләмдә түләтелә яисә ул кеше 15 тәүлеккә кадәр иректән мәхрүм ителә, 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш башкара.