Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә ветераннар советы рәисе сайланды

 Чара бер минут тынлык белән башланды.

21 февральдә Әлмәт муниципаль районы ветераннарының җирле иҗтимагый оешмасының чираттан тыш конференциясе булды. Анда Совет аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасының республика советы рәисе Хәбир Иштирәков, шулай ук иҗтимагый оешма җитәкчеләре, ветераннар советы рәисләре катнашты.

 

 Чара бер минут тынлык белән башланды һәм районның ветераннар советы рәисе Василий Самойлов истәлегенә фильм карадылар.

Конференцияне Президиум әгъзасы, «Татнефть»  ветераннарының берләштерелгән территориаль Советы рәисе, шәһәр Советындагы «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Николай Бочкарев алып барды.

Әлмәт муниципаль районының Ветераннар советының 2021 елның ноябреннән 2022 елның февраленә кадәрге чордагы эше һәм хәзерге шартларда оешма эшчәнлеген камилләштерү бурычлары турындагы доклад белән  Клара Минһаҗева чыгыш ясады.

Ветераннар советы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре булып сугышта катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә, производствоның төрле тармакларында, шулай ук авыл хуҗалыгында, бюджет өлкәсендә эшләгән ветераннарга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү тора. Республика һәм федераль акчаларны җәлеп итү максатыннан, иҗтимагый оешма төрле грант конкурсларында һәм проектларда актив катнаша. Кыска вакыт эчендә «Демография» милли проекты («өлкән буын» федераль проекты) кысаларында актив озын гомерлеләрнең иң яхшы тәҗрибәләрен Бөтенроссия сайлап алуда катнашу өчен документлар әзерләнде һәм җибәрелде.  Башлангыч мәгълүматларга караганда, безнең ветераннар советы әлеге проектта җиңүчеләрнең берсе булып тора. Шулай ук иҗтимагый оешма Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы тарафыннан Президент грантлары фонды ярдәмендә оештырылган «Буыннар эстафетасы - батырлык эстафетасы» бөтенроссия форумында катнаша. Көндәлек эш кысаларында 61 башлангыч ветеран оешмасы рәисләренең киңәшмәләре үткәрелде, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, тыл хезмәтчәннәренең, ТР атказанган гражданнарының котлаулары оештырылды. 

Чираттан тыш сайлау конференциясе барышында ветераннар Советының яңа составы сайланды. Әлмәт муниципаль районының Ветераннар советы рәисе итеп күпчелек тавыш белән районның ветераннар Советы Президиумы әгъзасы, РСФСРның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Владимир Яшанин билгеләнде. 

 Үз чыгышында Владимир Иванович ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде һәм өлкән буынның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән эшне лаеклы дәвам итү өчен бөтен көчен куячагын билгеләп үтте.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса