Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Запастагы генерал-майор, Сирия Гарәп Республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы әлмәтле Равил Мөгинов: "Кирәк булса, без янә якыннарыбызны, үз йортыбызны, үз илебезне яклаячакбыз!"

Чара район иҗат коллективларының концерт номерлары белән үрелеп барды.

 «Нефтьче» мәдәният сараенда иминлекне тәэмин итүче, бүгенге көн өчен җаваплы булган, район, республика һәм Россия киләчәгенә ныклы нигез салучы барлык ир – атларга багышланган тантаналы чара узды. Залда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, хәрби хезмәт ветераннары, гамәлдәге офицерлар һәм предприятие җитәкчеләре җыелды.

Ватанны саклаучыларны район башлыгы Тимур Нагуманов исеменнән Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов котлады.

Айдар Маратович үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Ватанны саклаучылар көне – коры җирдә һәм диңгездә Россия кораллы көчләренең  җиңүләренә, сугышчан туганлык традицияләренә, үз хәрби бурычларын намус белән үтәгән һәм бүген илебезнең Кораллы Көчләре сафларында булган кешеләрнең батырлыгына бәйлеләр бәйрәме.

- Соңгы көннәр вакыйгаларын исәпкә алып, сезгә тыныч күк йөзе телим, Әлмәт шәһәре үзен имин хис итсен, ә без үз ягыбыздан ветераннарга карата хөрмәт һәм хәтер озак еллар дәвамында онытылмасын һәм саклансын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез, – диде үзенең котлавында Айдар Маратович.

Башкарма комитет җитәкчесе Ватанны саклаучылар көне уңаеннан запастагы офицерларга һәм педагогик хезмәт ветераннарына бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлекчәсе әгъзасы Александр Андронов «Десантлы туганлыкка тугрылык өчен» медале белән бүләкләнде. Яшь педагогларга һөнәри яктан ярдәм иткән шәхси хезмәтләре өчен педагогик хезмәт ветераны Иван Рябов «Мактаулы остаз» аерым хөрмәтләү билгесе белән бүләкләнде.


Запастагы генерал-майор, Сирия Гарәп Республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, юридик фәннәр кандидаты Равил Мөгинов та чарада катнашты. 


- 23 февральдә без үзләрен бөек һөнәргә - Ватанга хезмәт итүгә һәм илебез иминлеген тәэмин итүгә багышлаган кешеләрне аерым билгеләп үтәбез. Кызганычка каршы, бүгенге бәйрәм тыныч булмаган вакытта уза. Тик безне, ир-атларны моның белән куркытып булмый. Батырлык, намус безнең генетик кодның состав өлеше булып тора. Көндәлек тормыш авыр булуга карамастан, алар безнең йөрәкләрдә һәм каныбызда саклана. Кирәк булса, без янә якыннарыбызны, үз йортыбызны, үз илебезне яклаячакбыз, - дип ассызыклады Равил Камилович, җыелганнарга мөрәҗәгать итеп. Ул барысына да  гаиләдә батырлык, сабырлык һәм иминлек теләде.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса