Әлмәттә яңа билгеләнү
Әлмәттә торак-коммуналь хуҗалык департаменты һәм «Светсервис»та яңа җитәкчеләр билгеләделәр.
Бу хакта шәһәр һәм район активының иртәнге планеркасында Тимур Нагуманов хәбәр итте.
Бүгенге көннән «Светсервис» җитәкчесе итеп торак-коммуналь хуҗалыкның элеккеге директоры Җәүдәт Сөләйманов билгеләнде.
Хәзер аның урынын башкарма комитетның икътисад һәм сәнәгать идарәсенең элеккеге башлыгы Алексей Лазарев алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа