Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның Яңа Ел белән котлавы

Кадерле әлмәтлеләр һәм калабыз кунаклары!

Иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе - Яңа ел якынлаша. Бәйрәмгә әзерлек мәшәкатьләре һәм аны көтеп алу үзенә бер рәхәт. Тирә-юньдә аллы-гөлле утлар балкый, чыршылар бизәлә, бәйрәм чаралары башланып китә. Бу көннәрдә без узган елга нәтиҗәләр ясыйбыз, киләчәккә планнар корабыз.

2021 ел Әлмәт районы өчен әһәмиятле вакыйгаларга бай булды. Һәркем үз эш урынында нәтиҗәле хезмәт куйды һәм көннән-көн югарырак максатларга омтылды. Узып баручы елда без мөмкин кадәр уңайлы бизнес-климат булдыру өстендә эшләдек. Әлмәт эшмәкәрләре электрон сәүдә нигезләренә өйрәнделәр, маркетплейсларда эшләүчеләр саны җиде тапкырга артты. Ел саен үткәрелә торган «Экояз-2021» республика бәйгесе йомгаклары буенча Әлмәт иң яхшы муниципаль берәмлек дип танылды, 16 меңнән артык агач утыртылды. Ике бульварны - Көнбатыш капка һәм Фәхретдин урамындагы Мәгариф бульварларын, Герцен урамын төзекләндерү эшләре башланды. Әлмәт «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» бәйгесе лауреаты булды. «Алсу» микрорайонында «Адымнар» полилингваль мәктәбе төзелеп килә, Урсалы микрорайонында яңа балалар бакчасы төзелде.

Табиблар өчен бу ел элеккечә үк гади булмады. Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, җаваплы һәм тормыш өчен кирәкле хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтләребезне кабул итеп алыгыз. Сәламәтлек саклау системасын үстерү бүген һичкайчан булмаганча актуаль һәм мөһим. Быел «Әлмәт муниципаль районы территориясендә артериаль гипертензия белән авыручыларны дистанцион мониторинглауны гамәлгә кертү» проекты эшләтеп җибәрелде. Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар хастаханәсенең хирургия корпусы төзелде һәм файдалануга тапшырылды. Үзәк район шифаханәсе бинасын реконструкцияләү планлаштырылды.

«Татнефть» компаниясенә, шәхсән генераль директор Наил Өлфәт улы Магановка гаять зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Шәһәр сезнең ярдәмегез белән, сезнең игътибарыгыз бәрабәренә көннән-көн үсә һәм тагын да ямьләнә бара.

Кышкы Әлмәт алда торган озын ялларда шәһәр халкын һәм кунакларын бәйрәм чаралары белән сөендереп, кызыклы инсталляцияләр белән сокландырып, Яңа ел иллюминацияләре белән хозурландырып торачак. Санитар-эпидемиологик куркынычсызлык нормаларын онытмыйча, Яңа ел каникулларын иң якын кешеләрегез белән бергәләп, шау-гөр килеп, спорт белән шөгыльләнеп үткәрүегезне телим.

Яңа ел күңелле һәм кызыклы башлансын, хәерле-бәрәкәтле, имин булсын.

Бик шатланып сезне якынлашып килүче 2022 ел белән тәбрик итәм!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса