Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рекордчы Кар бабайлар Әлмәттә яши

Яңа ел ул барыбыз өчен дә көтеп алынган һәм иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе.

Һәркайда бәйрәм сулышы сизелә: биналарда аллы-гөлле утлар яна, мәйданчыкларда кардан һәм боздан сыннар ясала. Шәһәр әкият илен хәтерләтә. Халыкны сөендереп, кары да ишеп яуды. Ниһаять, Кар бабайлар ясар чак җитте. Моны күптән көткән әлмәтлеләр «Татнефть» Хәйрия фонды оештырган чарага бик теләп кушылдылар. Узган ялларда шәһәр пляжында берочтан 79 кар сыны пәйда булды. Рәт-рәт тезелеп киткән һәр экспонат үзенчәлекле, кешеләр үз иҗат җимешләрен кишер, эшләпә, шарф һәм башка аксессуарлар белән бизәгән. Нәтиҗәсе куанычлы - Әлмәт бер мәйданда ясалган Кар бабай фигуралары саны буенча Россия рекордлар китабына керде. Моннан алдагы рекорд Барнаулда булган икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса