Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Татарстанның атказанган табибы вафат булды

Инзир Каюмовка 71 яшь була.

2 декабрьдә Татарстан Республикасының Атказанган табибы, медицина хезмәте ветераны, югары квалификацияле табиб-хирург Инзир Каюмов вафат булды. Аңа 71 яшь иде. Бу хакта Әлмәт район үзәк хастаханәсеннән 
хәбәр иттеләр.

Инзир Каюмов институтны 1973 елда тәмамлап, интернатураны үткәннән соң Әлмәт үзәк хастаханәсенә эшкә җибәрелә. Ул анда 41 ел эшли.

«Аның җитәкчелегендә беренче тапкыр ашкайнату тракты органнары авырулары вакытында, лапароскопик холицистэктомия, панкреонекрозлар вакытында корсак куышлыгы аппендэктомиясе видеолапароскопик контроль астында хирургик алымнары үзләштерелде. Операцияләнгән пациентлар арасында үлем саны кимеде. Катлаулы операцияләрнең саны артты", - дип сөйләделәр район үзәкастаханәсендә.


2015 елның ноябреннән пенсиядә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса