Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Цифрлы үсеш мәсьәләләре турында фикер алыштылар

6 октябрьдә Яшьләр үзәгендә Әлмәт халкының «МТС» һәм «Таттелеком» элемтә операторлары белән мобиль элемтәне үстерү мәсьәләләре буенча элемтәне җайга салу һәм фикер алышу максатыннан уртак очрашуы булып узды.

Очрашу район башкарма комитеты җитәкчесенең цифрлы үсеш буенча урынбасары Рифнур Камалов җитәкчелегендә узды.

Анда  кәрәзле элемтә база станцияләренең мөһимлеге һәм куркынычсызлыгы турында сөйләделәр. 

Татарстанда беренче база станцияләре 1998 елда барлыкка килгән. Ул елда Әлмәттә бары тик тавыш элемтәсенә генә таянган берничә станция булган. Телефоннар шалтыратулар өчен генә файдаланылган. Әмма мобиль элемтә үсеше һәм мобиль интернет куллану арту белән база станцияләре саны арта. "Интернетсыз берни дә эшләп булмый. Балалар бакчасына язылу, табибка кабул итү, дәүләт хезмәтләрен алу-барысы өчен интернет кирәк", - дип тагын бер кат искә төшерде 

«МТС»ның Татарстан  республикасындагы филиалы челтәрен җайга салу төркеме өлкән инженеры Сергей Соколов база станцияләрен урнаштыру процедурасы турында сөйләде. 

Шулай ук Артем Надин база станциясе терәген монтажлауның ничек баруын аңлатты.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса