Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә ЮХИДИ хезмәткәрләре өлкәннәрне халыкара өлкәннәр көне белән котладылар

ЮХИДИ һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасы хезмәткәрләре өлкән буын вәкилләрен Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар.

Акция кысаларында шәһәрнең ЮХИДИ инспекторлары, өлкән яшьтәге машина йөртүчеләрне бәйрәм белән котлау максаты белән  җиңел, йөк һәм пассажир транспортын туктаттылар. Акциядә катнашучылар машина йөртүчеләргә нык сәламәтлек, күтәренке кәеф, имин юллар теләделәр һәм юлларда игътибарлы булырга һәм тәртипле булырга өндәделәр. Моннан тыш, машина йөртүчеләргә бик кирәкле һәм файдалы бүләк — яктылык кайтаручы жилет бүләк иттеләр.

Автомобиль хуҗалары бик шат иде һәм моңа гаҗәпләнделәр, әмма барысы да котлаулар өчен рәхмәт белдерделәр һәм юлларын яхшы кәеф белән дәвам иттеләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса