Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов тыл хезмәтчәнен 90 яшьлек юбилее белән котлады

7 октябрьдә Әлмәттә тыл хезмәтчәне Шәрәфетдинова Замзәмия Касыйм кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны бәйрәме белән район башлыгы Тимур Нагуманов, ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый оешмасы советы рәисе Василий Самойлов, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гәрәев котладылар.

Юбилярга мөрәҗәгать итеп, район башлыгы Тимур Нагуманов болай диде: "Тылда хезмәт итеп, сез Бөек Ватан сугышы елларында күп авырлыклар кичергәнсез. Иң мөһиме, без сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, йортыгызда тынычлык һәм иминлек телибез". 

Шәрәфетдинова Замзәмия Касыйм кызы 1931 елның 7 октябрендә Чистай районында туа. Гаиләдә дүрт бала үсә, әтисе фронтка китә, әнисе инвалид була.

Замзәмия Касыйм кызы хезмәт эшчәнлеген ун яшендә башлаган. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда эшли, басуларны сөрә, печән чаба. 19 яшендә производство оешмасында хисапчы булып эшли.

Егерме өч яшьтә кияүгә чыга, ире белән бергә Әлмәт шәһәренә күчеп киләләр. Аларның ике баласы бар. Бүгенге көндә өч оныгы һәм ике оныкчыгы бар.

Замзәмия Касыймовна утыз ике ел дәвамында Әлмәт икмәк заводында эшләп лаеклы ялга чыккан.

Бөек Ватан сугышының юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

 

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса