Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Юл газабы гүр газабы булмасын

Юллар - иң беренче чиратта торак пунктларның тормыш дәрәҗәсе күрсәткече ул.

Кызганыч, аларның күпчелеге төзеклек, куркынычсызлык дәрәҗәсе, уңайлылыгы буенча да мактанырлык түгел шул.

Юллардагы һәлакәтләр һәм фаҗигале үлемнәр саны кимесен өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Узган сишәмбе көнне район башкарма комитетында нәкъ менә шушы турыда фикер алыштылар.

Утырыш Урта Идел тө-бәкара автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсе вәкилләре катнашында уз-ды. Чарага предприятие, юл хезмәтләре, хокук саклау органнары җитәкчеләре, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе әгъзалары, транспорт предприятиеләре вәкилләре чакырылган иде.

Кама буе автотранспорт һәм автоюл күзәтчелеге идарәсенең халыкара автомобиль ташуларын контрольдә тоту бүлеге башлыгы Анатолий Жаренков билгеләп узганча, тикшерүнең төп максаты - халыкка транспорт хезмәте күрсәтү таләпләрен үтәү, Әлмәт муниципаль районының юл эшчәнлегендә мөмкин булган хокук бозуларны ачыклау һәм кисәтү. Юл инфраструктурасын тикшерү республика прокуратурасы белән килешенгән һәм 21 сентябрьдә төгәлләнергә тиеш.

Утырыш муниципаль берәмлек юлларында аварияләр торышын анализлаудан башланып китте. Агымдагы елның җиде аенда Әлмәт районы территориясендә генә дә 73 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 7 кеше һәлак булган һәм 98 кеше яраланган. Һәлакәтләр саны узган елгы күрсәткечләр дәрәҗәсендә калган: һәлак булучылар саны 5 кешегә кимегән, имгәнүчеләр саны 9 кешегә арткан. Юл-транспорт һәла-кәтләренең төп төрләре - бәрелешү, җәяүлеләрне бәрдерү, юлдан чыгып очу.

Реклама

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы урынбасары Андрей Лиманский билгеләп үткәнчә, күрелгән чаралар нәтиҗәсендә күп кенә күрсәткечләр буенча аварияләр саны кими төшкән. Исерек шоферлар, җәяүлеләр катнашында аварияләр саны азайган. Оператив мәгълүматларга караганда, машина йөртү стажы ике елдан ким булганнар гаебе белән юл-транспорт һәлакәтләренең саны арткан. Алар өлешенә райондагы һәр сигезенче очрак туры килә.

Автомобиль юлларын ремонтлаганда, эксплуата-цияләгәндә законнарны үтәү - юл хәрәкәте имин-легенә йогынты ясый торган мөһим фактор. Җиде ай нәтиҗәләре буенча гына да юлларторышындагы җитешсезлекләрне бетерүгә карата 57 күрсәтмә бирелгән.

Юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар турында «Татнефтедор»  Әлмәт автомобиль юллары идарәсе башлыгы Илшат Галимов һәм шәһәр юллар идарәсе директоры Илсур Сәлимгәрәевләр сөйләде. Утырышта яңа уку елы башлану чорында балаларның иминлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде. Карарлар кабул ителде, йөкләмәләр һәм тәкъдимнәр җиткерелде.

 

Резедә Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса