Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәтнең Шевченко урамы, 154-нче йорт ишегалдында «Безнең ишегалды - мәрхәмәтле күршеләр» бәйрәме узды

Шевченко урамындагы 154-нче номерлы йорт ишегалдындагы бәйрәмгә  күршеләр җыелды.

Анда төп эшләр тәмамланган инде. Шуңа күрә бәйрәм итәргә була. Бер айдан дәвам иткән ремонт  эшләре ахырына якынлашты һәм балалар мәйданчыгын гына урнаштырасы калган. Кичәнең программасы-концерт, мастер-класслар, сый-нигъмәтләр.

«Безнең ишегалды» программасының максатларының берсе – халыкны эш барышын контрольдә тотуга җәлеп итү. Иң активларны район башлыгы Тимур Нагуманов бүләкләде.  

"Битараф булмаган кешеләргә бик зур рәхмәт. Алар даими күзәтеп тора, моннан тыш, нәрсә дә булса дөрес эшләнмәгән булса, подрядчылар тиз төзәтә. Барысын да максималь югары  сыйфатта эшләргә омтылабыз.  Шулай эшләячәкбез дә. Шулай эшләргә кирәк тә", - диде үз чыгышында район башлыгы Тимур Нагуманов.

Атна башыннан бирле мондый ишегалды бәйрәмнәре 8 шәһәр ишегалдында булды. Проектның бу сезонында 93 ишегалдында эшләрне тәмамлау планлаштырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса