Реклама
Җәмгыять
Әлмәт районында тимер юл буенда үлән януын ачыклаганнар
12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр республиканың көньяк-көнчыгышындагы урман янгыннары хәле мониторингында Робинсон Р44 вертолеты ярдәмендә 2 янгын учагы табылган, шуларның берсе Әлмәт районында.
Әлмәт районының Суркино торак пункты янында тимер юл буенда үлән янган.
Лениногорск ягына таба тимер юл буеннан янучы үлән сүндерелә, торак пунктларга һәм урман массивларына янгын куркынынчы янамый. Урында янгын сүндерүчеләр кизү тора.
Коры үләннең януы Иркен янында Дала Зәе елгасы тирәсендә дә сүндерелгән. Янгын сүндерелгән, зыян күрүчеләр юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа