Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә судьялар семинары узачак

 29 июльдә 18:00 сәгатьтә Татарстан республикасы триатлон Федерациясе триатлон спорт төре кагыйдәләре буенча судьялар семинары үткәрәчәк.

Семинарны триатлон буенча 1 дәрәҗәдәге халыкара категорияле судья Яковлев Александр Валерьевич алып барачак.

Семинар Әлмәт шәһәре, Шевченко ур., 15 адресы буенча урнашкан триатлон буенча "Олимп" спорт мәктәбе территориясендә узачак

Семинарның теоретик өлеше узганнан соң (29 июльдә) триатлон буенча Россия беренчелегендә практика үткәреләчәк, ул 31 июль - 1 августта узачак.

Семинарның теоретик һәм практик өлешләрен уңышлы узганнан соң, катнашучыларга триатлон буенча 3,2,1 квалификация судьялар категорияләре биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса