Әлмәт районы социаль яклау идарәсендә яңа җитәкче
Әлмәт районында кадрлар үзгәреше булды.
Рөстәм Гәрәев Әлмәт районы социаль яклау идарәсен җитәкләде.
2 июльдә Әлмәт районының социаль яклау идарәсе җитәкчесе итеп «Ветеран» тернәкләндерү үзәге директоры Рөстәм Гәрәев билгеләнде. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында хәбәр иттеләр.
Реабилитация үзәге җитәкчесе итеп Кадрия Гыйматдинова билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа