Әлмәттә коррупциягә каршы семинар узды
Семинар барышында чыгыш ясаучылар «Мәнфәгатьләр каршылыгы» төшенчәсе белән бәйле мәсьәләләрне яктырттылар, шуннан соң җыелучыларның сорауларына җавап бирделәр.
Шәһәрнең Пионерлар йортындагы "Кванториум" балалар технопаркында «Хезмәт вазифаларын башкарганда мәнфәгатьләр каршылыгына китерүче шәхси кызыксынучанлык барлыкка килү турында» дигән темага семинар узды.
⠀
Утырышны хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия рәисе, район Советы Аппараты җитәкчесе Афлятунова Роза Егоровна алып барды.
Коррупциягә каршы чаралар кысаларында 2021 ел дәвамында шундый семинарлар, чаралар үткәрү планлаштырылган. Әлеге очрашулар коррупциягә каршы тору өлкәсендә белемнәрне тирәнәйтүгә юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа