Тимур Нагуманов Әлмәт районында күпер ябылуга аңлатма бирде
Күпер авария хәлендә дип табылды, өстәмә тикшерү үткәреләчәк.
Тимур Нагуманов Түбән Мактамадагы күпер ябылуга аңлатма бирде. Аның сүзләренә караганда, "Главтатдортранс" күперне авария хәлендә дип таныган. Ведомство тарафыннан участокта хәрәкәтне ябарга дигән карар кабул ителгән.
«Безнең өчен бу бик зур проблема. Без шуны аңлыйбыз: Нәдер аша йөрү уңайсыз, бигрәк тә зур йөк машиналарына авыл аша йөрергә ярамый. Мин ЮХИДИгә бу мәсьәләне аерым хәл итәргә куштым", - дип хәбәр итте район башлыгы.
Тимур Нагуманов шулай ук күперне өстәмә комиссия тикшерәчәген дә әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа