Әлмәттә түләүсез юридик ярдәм көне узачак
Җәмгыять

Әлмәттә түләүсез юридик ярдәм көне узачак

Кабул итүне пенсия фонды белгече, суд приставлары хезмәте, нотариус, “БТИ” белгече, адвокат алып бара. Алдан язылу өчен телефон: 8 (8553) 45-60-79.

“Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү” проектын гамәлгә ашыру кысаларында “Бердәм РОССИЯ” партиясе эгидасы астында 26 мартта 8:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр Әлмәт шәһәрендә түләүсез юридик ярдәм көне үткәрелә.

Кабул итү вакыты:
1. ПФР белгече - 8:00-9:30
2. Суд приставы - 9:30-11:00
3. Нотариус - 11:00-12:30
4. “БТИ” юрисконсультанты - 12:30-14:00
5. Адвокат - 14:00-15:30