Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә
Җәмгыять

Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә

Бу елның 20 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.

1-3 класслы пиротехника әйберләрен куллану тыела:
– сәнәгать, транспорт инфраструктурасы һәм ягулык-энергетика комплексы объектлары чикләреннән 500 метр;
– торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күп була торган объектлар, автомобиль юллары чикләреннән 50 метр ераклыкта.

Кагыйдә бозучыларны штрафлар көтә. Тыю бенгаль утларына һәм хлопушкаларга кагылмый.