Әлмәт автовокзалында билетны терминал бирә
Җәмгыять

Әлмәт автовокзалында билетны терминал бирә

Әлмәт автовокзалында билет алыр өчен кассага чират торасы юк.

Биредә үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминалы эшли башлаган. Бу хакта “АПОПАТ” хәбәр итә.
Хәзер пассажирларга кассир белән элемтәгә керми генә билет алырга мөмкин. Бу эпидемиологик вәзгыять вакытында аеруча мөһим, шулай ук үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминалы эшләгәч, пассажирларның вакытына да экономия ясала.