Район башлыгы Тимур Нагуманов әлмәтлеләрне Халыклар бердәмлеге көне белән котлады
Хөрмәтле әлмәтлеләр һәм районыбызда яшәүчеләр! Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм!
Бу бөтенхалык бәйрәме Россиядә 2004 елдан бирле билгеләп үтелә. Нәкъ менә халыклар бердәмлеге илебезнең чәчәк атуына, бәйсезлегенә, мәдәни-тарихи мирасын саклап калуга ярдәм иткән мисаллар тарихта бихисап. Без ата-бабаларыбызның көчле ихтыярлы, хезмәт сөючән булуы һәм уртак эшне бергә җигелеп тарту бәрабәренә тормышта килеп туган кыенлыкларны җиңә алулары белән чын күңелдән горурланабыз. Аларның һәркайсы үз өстенә гаять зур җаваплылык алырга һәм үзенә ышанып тапшырылган эшне намус белән башкарып чыгарга әзер булган.
Җәмгыятьнең әхлакый кыйммәтләргә нигезләнгән бердәмлеге көн саен кирәк – ул хезмәт коллективларында алга куелган максатларга ирешүдән алып шәһәр, республика, ил, дөнья масштабындагы глобаль проектларны уңышлы тормышка ашыруга кадәр барысын да күздә тота. Бүгенге катлаулы вәзгыятьтә дә тиешле барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәүгә җаваплы карарга, шуның белән үз-үзегезне һәм тирә-юньдәгеләрне авырудан саклап калырга тырышырга, өлкән буынга һәм хроник авырулары булган кешеләргә аеруча игътибарлы булырга, күмәк иммунитетны ныгыту максатында сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк.
Әлмәт районының чәчәк атуы – ул анда яшәүче һәр кешенең көндәлек тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Бары тик бердәм булып, республика һәм ил белән бергә генә без районыбызның уңышлы икътисадка, социаль инфраструктураны, кызыклы иҗтимагый киңлекләрне, спорт объектларын үстерүгә, медицина, мәгариф өлкәләрен күтәрүгә юнәлдерелгән хәрәкәтен дәвам иттерә алачакбыз. Татарстан Республикасында ирешелгән эчкерсез дуслык һәм толерантлык, милләтара мөнәсәбәтләрдә татулык һәм дуслык иң мөһим казанышларның нигезе, бердәмлек символы булып тора.
Барлык әлмәтлеләрне һәм районыбызда яшәүчеләрне Россиянең зур дәүләти бәйрәме - Халыклар бердәмлеге көне белән ихластан котлыйм!
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа