Әлмәт эшмәкәрләре табибларны авыруларның өйләре буенча йөртә
Җәмгыять

Әлмәт эшмәкәрләре табибларны авыруларның өйләре буенча йөртә

Әлмәттә эшмәкәрләр шәһәр хастаханәләренә транспорт бүлеп бирде.

Бу дәвалау учреждениеләренә өйгә барып хезмәт күрсәтүче медицина бригадаларының санын арттырырга мөмкинлек бирде. Әлеге инициативаны дүрт предприятие хуплаган. Алар өстәмә машиналар белән генә түгел, машина йөртүче-волонтерлар да белән дә тәэмин иткәннәр.

Эшмәкәрләр табибларга һәрдаим ярдәм итәргә ниятли. Үзәк район хастаханәсен һәм 3 нче поликлиниканы Әлмәтнең 4 компаниясе транспорт белән тәэмин иткән.

 


әлмәт эшмәкәрләр