Бу хакта ТР прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.
Прокуратура хезмәткәрләре социаль челтәрләрдә «Корстон-Казан» һәм «Ривьера» кунакханәләре аккаунтларында үзизоляция режимы вакытында күңел ачу чаралары уздыру турындагы реклама тәкъдимнәренә тап була.
Тикшерү уздырганнан соң күзәтчелек ведомствосы аларның җитәкчеләренә кисәтү ясады. Үзизоляция режимын бозган өчен вазифаи затлар законда билгеләнгән җаваплылыкка тартылачаклар.