Әлмәттә балалар IT-квест үтте
Мәгариф

Әлмәттә балалар IT-квест үтте

21 октябрьдә «IT-куб» балалар цифрлы белем бирү үзәгендә "Знайка-Познайка" квест-сессиясе узды.

"Алгоритмика һәм Логика нигезләре" курсы укучылары: АлгЛог-1, АлгЛог-5 һәм АлгЛог-9 төркемнәре мавыктыргыч квестта катнашкан. Барлык балалар да анда уку дәверендә алган белемнәреннән һәм осталыкларыннан файдаланып үзләрен яхшы яктан гына күрсәткән. Квестны уңышлы узган өчен «IT-куб» укучылары сертификатлар белән бүләкләнгән.