Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Инспекторлар балаларны юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итәләр

Әлеге чара "Шагающий автобус" акция кысаларында узды.

14 июлендә ЮХИДИ хезмәткәрләре 6 нчы номерлы "Жар-птица" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән "Шагающий автобус" акциясе үткәрде.

Акциянең максаты: юлда куркынычсыз тәртип тоту формалаштыру, балигъ булмаган җәяүлеләрнең юл хәрәкәтендә катнашуын арттыру, куркынычсыз маршрут белән танышу, иң куркыныч юл участокларына игътибарны юнәлтү.

"Шагающий автобус" акциясе барышында балалар шәһәр урамнарында һәм юлларында куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгытып кына калмадылар, җәяүлеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, һәрвакыт игътибарлы һәм сак булырга өндәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса