Беренче сынау көнендә тарих, әдәбият һәм химия тапшыручы 202 укучы үз белемнәрен тикшерделәр.
Район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова чыгарылыш сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итеп, киләчәкләре өчен бу этапның мөһимлеген билгеләп үтте:
"Сезгә тынычлык, ышаныч һәм сез туплаган белемнәрне күрсәтү мөмкинлеге телим. Нәтиҗәләр теләгән һөнәргә юл куйсын. Уңышлар!"
Әлмәт районында быел мәҗбүри дәүләт имтиханнарын 11 сыйныфны тәмамлаган 774 укучы тапшырачак. 4 июньдә алар рус теленнән, ә 8 июньдә база һәм профиль дәрәҗәсендәге математикадан имтихан тапшырачаклар.
Параллель рәвештә аттестациягә тугызынчы сыйныф укучылары керешә: аларның төп дәүләт имтиханнары чоры 2 июньнән 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Катнашучыларның уңайлылыгын тәэмин итү өчен районда мәктәпләр базасында 6 имтихан үткәрү пункты җәелдерелгән. Барлык аудиторияләр дә тулысынча әзер, санитария нормаларына һәм куркынычсызлык стандартларына туры килә, шулай ук видеокүзәтү системалары белән җиһазландырылган.