Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Мәгариф

Әлмәт мәктәпләрендә соңгы кыңгырау шалтырады

11 сыйныфны 792 укучы тәмамлады.

Быел Әлмәт җирлегендә 11 нче сыйныфны 792 укучы тәмамлый. Аларның барысын да дәүләт имтиханнары көтә. Быел нәтиҗәләр ничек булыр – вакыт күрсәтер.
Авыл һәм шәһәр мәктәп-ләрендә узган тантаналы бәйрәм чаралары быел да ата-аналар, килгән кунаклар белән берлектә үткәрелде. Шатлыклы һәм шул ук вакытта моңсу бәйрәм... Елдан-ел авыл мәктәпләрендә укучылар саны кимүе бәйрәм чараларын тагын да моңсулатты.
 Кызганыч, җиң сызганып хезмәт итүче кадрлар бирә торган изге урыннар саега. Җитди проблема дәүләт күләмендә чишелеш тапмый. Ә уйланырга җирлек бар. Мисал өчен, Әлмәт районы капкасы булган Габдрахман авылы урта мәктәбенең 11нче сыйныфын бетерүчеләр бөтенләй юк. Шулай да 9 нчы сыйныфны 23 бала бетерә икән. Заманында «А», «Б», «В», «Г», «Д» сыйныфлары булып дан тоткан мәктәп бу. Яшьләргә шәһәрдәгеләрнекеннән дә күбрәк мөмкинлекләр тудырылган зур һәм төзек торак пункт өчен бу аеруча моңсу күренеш. Иске Михайловка мәктәбен дә быел 2 генә укучы тәмамлаган, узган ел да шулай иде. 9 нчы сыйныфны 9 бала бетергән булып чыкты. Елховой мәктәбенең 11 нче сыйныфын узган елдагы кебек быел да 4 укучы бетерә. Яңа Нәдер урта мәктәбенең дә чыгарылыш сыйныфы укучылары бармак белән генә санарлык. Узган ел 11 нче сыйныфны 2 укучы тәмамлаган булса, быел бераз артып, 6 бала булганнар. Кайчандыр шау-гөр килеп торган Кузайкино мәктәбенең 9 нчы сыйныфын 7 укучы тәмамлаган, Кичүчатныкылар – 10 укучы.
Кайсы гына авыл мәктәбен алма –  шундый моңсу саннар. Кайчандыр гөрләп торган авыл мәктәпләренең сүнеп баруы күңелдә китеклек калдыра. Шулай аз булса да, бармак белән санарлык кына булса да, әлегә бар бит әле дип тә уйлап куясың...
Чыгарылыш укучыларының барысына да имтихан сынауларын җиңеллек белән үтәргә язсын. Мәктәп елларында алган белемнәрегез сезгә югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәр дип ышанабыз. Сезнең күңелегездә мәктәп еллары турында якты истәлекләр генә калсын, ә кызыклы һәм мавыктыргычлары алда әле күп булыр.

Авыл мәктәпләрен тәмамлаучы укучыларга исә теләк бер генә – туып-үскән җирегезне онытмагыз, әйләнеп кайтып шушында төпләнегез, аны яшәтү нәкъ менә сезнең кулларда.
 
Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса