Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Мәгариф

«Соңгы кыңгырау» бәйрәм линейкалары Әлмәт районының 54 мәктәбендә узды

Әлмәттә соңгы кыңгырау чыңлады.

"Соңгы кыңгырау" бәйрәм линейкалары Әлмәт районының 54 мәктәбендә узды

Әлмәт районының 9 һәм 11 сыйныфларының 3,5 меңгә якын укучысы өчен яңгырады. Бәйрәм линейкалары 54 мәктәптә узды.

Район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова чыгарылыш сыйныф укучыларын «ВКонтакте»да котлады һәм югары сыйныф укучыларына имтиханнарда уңышлар теләде.

Бәйрәм вакытында террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итү, шулай ук укучыларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау өчен барлык чаралар күрелде.

Тугызынчы сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп чоры — 2 июньнән 19 июньгә кадәр, унберенче сыйныф укучылары өчен 1 июньнән 9 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Быел имтиханнарны 9 нчы сыйныфны тәмамлаган 2803 һәм 11 нче сыйныфны тәмамлаган 792 укучы тапшыра. Алар өчен мәктәп базасында 6 имтихан үткәрү пункты оештырылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса