Бүген 3,5 меңнән артык яшь әлмәтле мәктәпне тәмамлый
26 майда шәһәр мәктәпләрендә тантаналы линейкалар узачак.
Бүген 3,5 меңнән артык яшь әлмәтле мәктәпне тәмамлый
Быел Әлмәттә соңгы кыңгырау 3,5 меңнән артык укучы өчен яңгыраячак. Бу хакта ӘМР башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
26 майда шәһәр мәктәпләрендә тантаналы линейкалар узачак. Бу көн 11 нче сыйныфны тәмамлаган 792 һәм тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 2803 укучы өчен аеруча дулкынландыргыч булачак.
Башка укучылар өчен соңгы кыңгырау җәйге каникулларның башлануын аңлата. Җәй буена балалар яңа уку елы алдыннан ял итә һәм көч җыя алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia