Әлмәт политехник техникумында бердәм ачык ишекләр көне узды
18 апрельдә Әлмәт политехник техникумы «Профессионалитет» федераль проектының бердәм ачык ишекләр көне кысаларында булачак абитуриентлар өчен үз ишекләрен ачты.
Әлмәт политехник техникумында бердәм ачык ишекләр көне узды
18 апрельдә Әлмәт политехник техникумы «Профессионалитет» федераль проектының бердәм ачык ишекләр көне кысаларында булачак абитуриентлар өчен үз ишекләрен ачты. Ачык ишекләр көне-уку йортының визит карточкасы.
Бу көнне техникум бусагасын 1087 кунак: мәктәп укучылары, аларның ата-аналары һәм төбәкнең әйдәп баручы эш бирүчеләре атлап үтте. 79 мәктәптән, шул исәптән башка төбәкләрдән: Мәскәү, Самара, Оренбург, Чиләбе өлкәләреннән һәм Башкортостан Республикасыннан килүчеләр бар иде.
Булачак абитуриентларга техникум белән визуаль танышу, укытучыларга һәм бүгенге студентларга сораулар бирү, белем бирү программалары, кабул итү һәм укыту шартлары турында белү генә түгел, ә булачак һөнәрне сайлау өчен уку йортының атмосферасын тою мөмкинлеге дә бирелде.
Катнашучылар өчен җитештерү мәйданчыкларына һәм партнер предприятиеләрнең цехларына экскурсияләр оештырылды, анда үсмерләр заманча җиһазлар һәм хезмәт шартларын күрә алдылар.
Быел абитуриентлар өчен 330 бюджет урыны бүлеп бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia