Технология буенча олимпиада Мәскәүдә узды.
Әлмәт укучысы бөтенроссия олимпиадасы призеры булды
20 нче мәктәпнең 11а сыйныфы укучысы Артем Давыдов технология буенча бөтенроссия олимпиадасы призеры булды!
Финал 6-11 апрель көннәрендә Россия Халыклар дуслыгы университеты базасында (РУДН, Мәскәү шәһәре) узды. Олимпиада өч этаптан торды: проектны яклау, теоретик һәм практик турлар. Артем безнең шәһәрне лаеклы тәкъдим итте һәм илнең иң көчле яшь технологларының берсе статусын раслады.
Аның уңышы-педагог Олег Борисович Митянинның тәҗрибәсе һәм таланты, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.